Рөстәм Миңнеханов: «Татарстанда төп социаль әһәмиятле товарларга бәяләр тикшерелә»

Татарстанда штаб төзелде, икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планы расланды. Социаль әһәмияткә ия булган төп товарларга бәяләр һәм аларның запаслары булу тикшереп торыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узган һәм Россия Федерациясе субъектларына социаль-икътисадый ярдәм мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республикада беренче чиратта кирәк булган товарлар буенча берничә айга запас бар. Он, шикәр, дару препаратлары резерв фонды формалаштырылды.

19 марттан Татарстан шәһәрләре һәм районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый, анда продукция ваклап сату челтәрләренә караганда 20%ка арзанрак. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясен китерү буенча транспорт чыгымнары республика бюджетыннан субсидияләнә.

Шулай ук чәчү кампаниясенә әзерлек эш тәртибендә бара. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, аграрийлар орлыклар, ашламалар, техника һәм ягулык-майлау материаллары белән тулысынча тәэмин ителәчәк.

Республиканың система барлыкка китерүче предприятиеләренә ярдәм итү өчен Татарстан Президенты ташламалы кредит бирү программасын эшләтеп җибәрүне һәм яңа транспорт-логистика схемаларын эшләүне тизләтүне сорады. «Импортны алыштыру өчен проектларны тизләтелгән финанслау механизмын булдыруны күздә тотуыгызны һәм төбәкара кооперацияне җайга салуыгызны сорыйбыз. Бу мәсьәләләр аеруча мөһим һәм без тиешле федераль карарлар көтәбез. Үз ягыбыздан, без төбәк маркетинг үзәген булдырдык, анда тәэмин итүчеләрне эзләү юлы гамәлгә ашырыла», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсенә аерым тукталды. Әйтик, Татарстанда берничә машина төзелеше предприятиесе иң күп зыян күрәчәк һәм тулы булмаган эш вакыты режимына күчәчәк. «КАМАЗ» буенча җитештерү күләмнәре 40%ка кадәр кимергә мөмкин һәм заводның 15 мең хезмәткәре комплектлау әйберләре белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүгә кадәр гади режимга күчәргә мәҗбүр булачак. «Бу мәсьәләне хәл итү өчен федераль ярдәм күрсәтүне сорар идек», — диде Президент.


Фикер өстәү