Европа Советы Россиянең оешма әгъзасы булудан туктавын игълан итте

«Бүген иртән чираттан тыш утырышта Европа Советы Уставының 8 маддәсе нигезендә башланган процедура кысаларында Министрлар комитеты Россия Федерациясе бүгенге көннән алып Европа Советы әгъзасы булудан туктавы турында карар чыгарды», диелә оешманың Министрлар комитеты коммюникесында. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Россия Европа Советы составында 26 ел торган. Моңа кадәр Мәскәү Европа Советы составыннан һәм Кеше хокуклары буенча Европа конвенциясеннән китәчәген белдерде. Шуңа да карамастан, ил аның мәнфәгатьләренә җавап бирә торган конвенцияләрдә калырга әзер, дип саный Федерация Советы вице-спикеры Константин Косачев.


Фикер өстәү