Кытлыктан котылып булырмы?

 Бүген дөньяда барган тартышның нәтиҗәләрен без үз җилкәбездә бик әйбәт татыйбыз. Көрәш бөтен мәйданнарда да бара. Мәгълүмат кырында аеруча көчле. «Свободная пресса» дип аталган, әмма элек-электән үзенең караһругчыллыгы һәм ура-патриотизмы белән танылган сайт нилектәндер 6 марттан башлап яңа материаллар элми.

Илнең күп кенә рәсми сайтлары да кибер-һөҗүмнәргә дучар булалар һәм ачылмыйлар. Тыелган сайтлар хакында сүз дә бармый. Газета хәбәрчесе компьютерына vpn куеп тормады, объектив мәгълүматны болай да табып була дип саный. Вәләкин сишәмбе иртәсендә мәгълүмат алу өчен федераль хөкүмәтнең рәсми газетасы – «Российская газета» сайтына керә алмады. Хәрби цензура шартларында теләсә ни язып булмый бит инде, штраф түләргә кесәдә акча да юк. Әле ярый, кайчандыр Роскомнадзор бикләргә азапланып, теше үтмәгән «Телеграм» карусыз эшли. «Российская газета» каналы да, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановныкы да, хәтта «Путин «Телеграмда» дигән канал да безгә рәсми мәгълүматны шуның аша җиткереп торалар. Тик «Телеграм»да да проблемалар бар икән. «Российская газета» каналы кулланучыларның фото һәм видеолар куюда кыенлыкларга тап булуын хәбәр итә. Соңгы көннәрдә мәгълүм социаль челтәрләр бикләнү сәбәпле, бик күп кеше «Телеграм»га агылды. Сәбәп, бәлки, шундадыр.

Ахыр чиктә «Телеграм»сыз да яшәп булыр иде ул. Соңгы көннәрнең вазгыяте безне матди кыенлыклар кочагына ыргыта. Федераль хөкүмәт газетасы каналында икътисадчы Алексей Зубец дигән әфәнде якындагы айларда кибет киштәләре бушарга мөмкин дип хәбәр итә. «Әлегә, – ди ул, – ваклап сату челтәрләре санкцияләргә кадәр туплап калдырган запасларга таяналар. Агымдагы запаслар беткәч, яңалары әле килеп җитмәгән бер вакытта товарлар җитешмәве булачак», – ди ул. Әмма белгечнең фаразы яхшы: бу хәл озак дәвам итмәячәк. Рөстәм Миңнеханов каналы да шикәр кытлыгы мәсьәләсен кузгата. Ул складларда шикәр күп икәнен үз күзләре белән күреп хәбәр итә. Ләкин паникага ияргән халык шикәрне кибет киштәсенә килүгә алып бетерә. Ажиотаж бәяне дә күккә чөя, кытлык та тудыра. 1991 елгы вазгыять югарырак ноктада кабатлана ягъни. Хәзер кыйммәт тә, юк та. Инде социаль челтәрләрдә шикәрне башка товарларга бартер нигезендә алыштыручы төркемнәр пәйда була башлады, диләр. «Кара базар»да валюта сәүдәсе оештыручылар да үз төркемнәрен булдыралар. Валюта түгел, рус сумы да кесә төбендә генә калды әле монда. Бу шаукым коронавирус дулкыны кебек үк үтеп китәр дип өметләник. Азык-төлек җитәрлек, ашкынуны гына туктатырга кирәк. Бу юллар язылганда, хатын кибеттән кайтып керде. Авыл кибетендә кытлык юк, кирәкле бар нәрсә дә бар. Халык шикәр һәм онга тиенгән, ярма һәм үсемлек маена да ихтыяҗ юк, күпләп чәй алалар, диде.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү