Нәбирә Гыйматдинова: «Йортыбызның түбәсе юк»

Ил-көндәге вазгыять каләм ияләренә дә тәэсир итмичә калмый, билгеле. Язучылар Туган тел бәйрәмен нинди кәеф, уйлар белән уздыра? Халыкның телдән, китаптан ерагаюын ничек кабул итә, сәбәпләрен нәрсәдә күрә? Болар һәм башка борчыган мәсьәләләр хакында Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова белән сөйләштек.

 

– Апрель – Тукай ае, дибез. Аның образы халыктан ерагаймадымы, Нәбирә апа?

– Шәхсән мин үзем, Тукайдан ераклаштык, дип әйтмәс идем. Мәсәлән, Тукайның туган көне кысасында без, бер төркем язучылар, Балтач авылларында  мәктәп укучылары белән очраштык, Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайның каберен зиярәт кылдык. Бу чарада да, Балтачта үткән шигърият бәйрәмендә дә халык күп иде. Орчык кадәрле малайның Тукай булып уйнавы, сабыйларның шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләүләре сөендерде. Ә бит Туган тел бәйрәме бездә генә түгел, бөтен төрки дөньяда бәйрәм ителә. Финляндия татарлары да, Төркиядә, Америкада, Польшада һәм башка илләрдә яшәүче милләттәшләр дә  бу көнне көтеп ала. Минем үземә яз Тукай туган көннән башлана. Бу  бөтен бәйрәмнәрдән дә якынрак. Без бит Тукайны искә алып, аның туган көнен зур бәйрәм чарасына әверелдереп, үзебезне – татарларны да зурлыйбыз. Әлеге күркәм традиция, Алла боерса, киләчәктә дә дәвам итәр дигән өмет белән яшим мин. Тукайга без тагын да якынаербыз әле.

– Чирен яшергән – үлгән, диләр бит. Без – китаплы халык, дип үзебезне алдамыйбызмы икән?

– Бәлки,  алдыйбыздыр. Яшерен-батырын түгел, китап укучылар саны кимеде. Мин аны  каләмдәшләремә дә әйтәм.  Кайберләре: «Беттек», – дип сөйләшмә, оптимист булырга кирәк», – диләр. Мин бит: «Беттек!» – димим. «Проблема бар», – дим.  Кайчакта дөньяга күзеңне ачып карарга кирәк. Халыкның китаптан ерагаю сәбәпләренең берсе яшәешебезгә интернет үтеп керүе, диләр. Юк, җәмәгать,  адәм баласының күңел кыры тарайды, китапны ул изге төшенчәләр рәтенә куймый башлады. Без – сүз кодрәтен тоеп, китапны олылаган буын. Бүген исә кеше алай уйламый. Юкса тормыш та безнең чор белән чагыштырганда яхшырак. Без үскәндә суыткыч урынына кар базы иде. Хәзер һәр өйдә хәтта берничә суыткыч тора, газы, суы кергән, инде печән, утын әзерлисе дә юк, мәшәкать әзрәк. «Фәлән-Фәләннең әсәре басылды, укы әле», –  дисәң: «Әй, вакытым юк», –  ди ул. Нишләп җитми соң вакыт, ә? «Ахырзаман якынлашканда вакыт чутын югалтырлар», – дип әйтә иде безнең мәрхүмә әби. Аннан соң халыкны битарафлык басты. Татар үз-үзен милләт буларак саклармы, ана  телебез тагын да аянычрак хәлләргә төшмәсме дигән сораулар  журналистларның һәм  язучыларның гына хәсрәте булып калды. Хәтта сәхнә  җырчыларында да андый борчылу юк.

Шаккатып күзәтәм һәм үземнең чор белән чагыштырам да бу сорауга җавап таба алмыйм. Нишләп алай соң ул, кияр кием күп, ашарга нинди генә ризык юк бит?! Без үскәндә төп ризык бәрәңге иде, хәзер инде бәрәңге бакчалары да утыртылмый, күбесе анда чүп үлән үстерә. Төгәл генә җавап биреп һәм  җавабы белән халыкны  битарафлыктан арындырып, гамь өстәсәң иде.

– Шундый уйлар биләп алганда, нишләп язучы булдым икән, дип үкенмисезме?

–  Үкенмим. Күрәсең,  язмышыма шулай  язылгандыр. Хәзер инде китәм дисәң дә, китеп булмый, «тиеш» дигән богау белән богауланган чөнки. Каләм  кайвакыт бәргәләп, суккалап та эшләтә, кайчак сөендерә, кайчак көендерә дә.  Гел иҗат белән генә яшәлмәде, балалар да үстердек, хәзер оныклар белән әвәрә киләбез. Әйе, тормыш итүләре авыраеп киткән минутларда шундый уй башка кергән иде. Туктарга, дидем, җитте, дидем. Син беләсеңме, Гөлинә, язу эше ул җир казуга тиң. Шөкер, китаплар басылды, укылмадык түгел, укылдык, Аллага шөкер. Әсәрләр  сәхнәләрдә дә куелды, иҗат бәяләнде. Тукай премиясе дигән иң дәрәҗәле премияне дә алдык, халык язучысы да булдык. Инде туктаргадыр дигәндә,  икенче уй башымны бутый шул. Ничек инде син туктыйсың, янәсе? Әле бит  сиңа язасы да язасы. Мин, укучыларым тезелеп тора, дип мактанмыйм.  Мин кем өчендер язмыйм. Каләмне ташласам, үземне ятим калган төсле тоярмын кебек. Кәеф кырылганда, хәлеңне беркемгә дә аңлата, беркем белән бүлешә  алмаганда,  ак кәгазь иң якын дустыңа әйләнә. Аңа түгеләсең дә, җиңел булып китә. Менә әле генә «Ике рәссам» дигән бәян тәмамладым, инде  икенчесе чиратка баскан. Шулай кайвакыт, тәнәфес ясап, ял итәргә дә өлгермисең.

– Язучы булуыгызны кайчан аңладыгыз?

– Язучы булуымны әле бүгенгә кадәр аңламыйм. Хәтта, мин – язучы, дип чыгып әйтергә дә оялам. Андый нәрсә юк миндә. Мәкаләләр язганда да, язучы, дип бервакытта да куймадым. Халык язучы дисә, шуңа канәгать. Мактану дип әйтмә, бәлки, халык исемнән язучы икәнемне беләдер.

– Беренче китап чыккандагы тәэсирләр беренче мәхәббәт кебек, диләр, шулаймы?

– Беренче китабым – «Су хикәяте» бик озак басылмады, Татарстан китап нәшриятында 3 еллап ятты. Ул нәшриятка тәкъдим ителгәндә миңа 18 яшьләр тирәсе булгандыр. Ул чакларда без шагыйрә Саҗидә апа Сөләйманова белән хат языша идек. Ул минем әсәрләрне укый, шуңа китап турында да гел сорашып торды. Юк бит әле, дигән җавапны алгач, бик ачуланып Шәүкәт Галиевкә хат язган икән. Шәүкәт абый – ул вакытта Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире. Шуннан соң боз кузгалды, 1981 елда минем беренче китабым чыкты. Бу – минем КДУның журналистика бүлеген тәмамлаган елым. Ул елларда районнарда эшләү мәҗбүри иде, ә инде минем китап чыккач, үзем теләгән җирдә калу мөмкинлеге бирелде. Шулай итеп Казанда калдым. Әйе, беренче китап ул – зур сөенеч. Китапны нәшриятка тапшырган саен көтәсең, дулкынланасың инде. Син шуның белән яшисең, шуңа күпме көч саласың бит.

– Сез интернет белән «дус»мы?

– Мин бөтен яңалык белән танышып барам, әмма социаль челтәрләргә махсус кермим. Минем керәсем, баткаклыкка батасым килми. «ВК»да үз битемне алып бардым, ләкин аны да ташладым. Мин аны кирәксенмим. Беренчедән, язу өчен бик күп вакыт кирәк, аннан тыш без очрашуларга да күп йөрибез. Аларга киткән вакытны кызганмыйсың да, исәпләмисең дә, ә социаль челтәрләр өчен вакыт кызганыч икән.

– Европада, Россия әдәбиятында да китап блогерлары бар, безгә кирәкме ул? Аның файдасы булырмы?

– Яшьләр өчен кирәк. Алар интернетка әсәрләрен куя, күпме кеше караганын, аларның реакцияләрен карап бара. Мин аны кирәксенмәдем, моңарчы китапларым яхшы сатылды. Киләчәктә ничек булыр – анысын әйтә алмыйм инде.

– Китапны сату сезнең үзегездән торамы?  Чөнки сезнең китаплар интернет сату мәйданнарында, шул ул «Авито»да, «Лабиринт»та һәм башкаларда да бар. Укучыга таратуның бу юлы ни дәрәҗәдә отышлы?

– Китап сату миннән тормый. Минем бөтен китап та Татарстан китап нәшриятында чыкты, таратуны да алар кайгырта. Күп өлеше китапханәләргә китә дип беләм. Ә инде татар китабы интернетка да чыккан икән – бу бик яхшы.  Кызыксынган кеше, кайда яшәвенә карамастан, китапны заказ белән кайтарта ала дигән сүз бу. Әйтик,  бүген минем китабымны Башкортстанда һәм Самарада яшәүчеләр сорый. Кайвакыт аларга китапны бүләк итеп почта аша җибәрәм. «Интернеттан карагыз», – дип әйтергә булыр әле.

– Китап дигәннән. Татарстан китап нәшрияты кайсы авторның китабын чыгаруны үзе хәл итә. Теләсә кайсы автор, китабын биш елдан соң түгел, бүген чыгарасы килә. Бу очракта мәсьәләне ничек хәл итәргә?

– Татарстан китап нәшрияты – бүген бердәнбер таләпчән нәшрият. Аның мөхәррирләре һәр кулъязманы энә күзеннән үткәрә. Анда фәлән кешене бастырмыйлар, дип, минем бер дә гаеплисем килми. Чөнки нәшриятның үз комиссиясе бар, аның составына берлек рәисе дә кергән. Матур әдәбияттан тыш социаль әһәмиятле, фәнни, тарихи һәм балалар өчен китапларны да чыгарырга кирәк. Барысын да исәпкә алганда, нәшрият елына хәйран гына китап чыгара. Язучыларның китаплары чыгып бара, зарланырга сәбәп юк дип уйлыйм. Бүген мине иң борчыганы – әрсезлек. Бу берлеккә кабул ителгән әгъзаларга да, китапларга да кагыла. Әгәр әлеге мәсьәләләргә таләпчәнрәк булмасак, халык, безнең әдәбият шушы икән, дип күңелсез нәтиҗә ясаячак һәм бик аз санлы калган китап сөючеләр дә әдәбияттан бизәчәк.

– Язучылар берлеге үзенең нәшриятын булдырса?

– Ркаил Зәйдулла берлеккә сайлангач, күп кенә идеяләре белән бүлеште. Аның тырышлыгы белән тәрҗемә бүлеге яхшы гына эшләп китте. Әйтик, Төркиядә бер төркем прозаикларның әсәрләре чыкты. Азәрбайҗанда татар әдәбияты үрнәкләре басылды. Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» әсәре  русча, төрекчә һәм француз телләренә тәрҗемә ителде. Бу эшләрне тәрҗемә бүлеге пропагандасы нәтиҗәсе дип саныйм. Ә инде нәшрият мәсьәләсенә килгәндә, безгә тагын бер нәшрият кирәкме икән? Бүген Татарстан китап нәшрияты гөрләп эшләп тора. Аңа көндәш кирәкми. Бу – минем фикер. Бәлки башка фикердә булучылар да бардыр. Ә Язучылар берлегенең нәшрияттан башка да эшләре күп. Кибет ачылса, пропаганда бүлеге оешса, яхшырак булыр иде.

– Әдәбиятта цензура бармы?

– Сюжет, тел, милли мәсьәләләргә кагылганда, миндә һәрвакыт эчке цензура «эшли». Гомумән алганда, бүген цензура була алмый. Чөнки шәхси нәшриятлар бихисап, алар нәрсә алып киләсең – шуны бастырып бирә. Сәнгатьтә, бигрәк тә җыр сәнгатендә дә цензура юк.

– Һәр кеше үзенең талантын балаларында да күрергә тели. Сезнең кызларыгызда язу таланты бармы?

Мин әдәбиятка бик матур вакытта килдем. Халык кырылып китап укый, очрашулар булып тора, өчәр сәгать чыгыш ясыйбыз, халык – бездән, без халыктан аерыла алмыйбыз. Шуннан канатланып язасың, язганыңны бастырырга – чират, анда үтәргә тырышасың. Әдәбияттан тыш журналист булып та эшләгәнгә, эшем үзем белән дә кайта. Әле ул вакытта балалар да кечкенә. Бервакыт кечкенә кызым: «Әни, синең бу кәгазьләреңне яндырыр идем», – димәсенме. Күрәсең, аларга игътибар җитмәгәндер инде. Балаларга бит, син болай ит, бу юнәлештән кит, дип әмер биреп булмый. Олы кызым  үзен белә-белгәннән бирле табиб булам дип әйтә иде. Уенчык итеп, гел Айболит тартмасын сайлады. Дөрес, кечкенәсе, кәгазьләреңне яндырам дигәне, журналистикага барам, диде. Анысына үзем, бармыйсың, дидем. Гәрчә язмалары «Идел» журналында басылса да. Минем ничек эшләгәнне, гаиләгә дә вакыт калмаганны күрдең бит, дидем. Тыңлады. Юрист һөнәрен сайлады, эшен бик ярата. Ике кызым да минем хезмәтемне аңлый һәм хөрмәт итә.

– Язучының матди хәле канәгатьләнерлекме?

Без әдәбият мәйданына аяк баскан заманнарда Нурихан абый Фәттахның, китап гонорарына өч ел яшәп була, дип әйткән сүзе истә. Хәзер юк инде андый нәрсә! Грант һәм конкурслар белән генә дә хәл итеп булмый бу мәсьәләне, чөнки анда урын чикләнгән. Язучылар 5–6 ел элек бу мәсьәләне күтәреп карады, инде хәл итеп булмаслыгын аңлагач, үзләренең хәлләре  белән килештеләр, күрәсең.

– Бүген иң зур проблема нәрсә?

Милләт йорты төзергә маташабыз, очрашулар да, бәйрәмнәр дә, конкурслар да уза. Әмма йортыбызның идәне белән түшәме җәелмәгән. Нәрсә соң ул дисәгез? Ул – татар теле. Аны ихтыярига калдырдылар.  Баласын татарча укытырга риза булган ата-ана бик сирәк. Хәзер инде татар гимназиясе дип барган җирдә дә синең бер сүзеңне дә аңламаган балалар шактый. Бу проблема үзеңнең бәйсез милли мәгарифең булганда гына хәл ителә ала. Әгәр өч баскыч үтмәсәк, бу баскычның  беренчесе – балалар бакчасы,  икенчесе – мәктәп, өченчесе  милли университет – киләчәктә төп башына утырабыз. Соңгысын мин татар телен нигез итеп алган хәлдә, инглиз, кытай һәм башка телләрне үзләштерергә мөмкинлек биргән уку йорты дип күз алдына китерәм.

– Бер әңгәмәдә без сезнең белән, әдәбиятта хатын-кызга караш икенче, дип сөйләшкән идек. Хәзер инде кайсы өлкәдә дә алгы сафларда – хатын-кыз. Димәк, караш та үзгәргәндер.

– Хәзер андый караш сизмим. Яшьләр бер-берсе белән санлаша, бер-берсенә ярдәмләшә. Безнең заманда хатын-кызны арткарак кую бар иде. Туфан абый Миңнуллин: «Хатын-кызга  торып урын бирергә әдәбият – трамвай түгел ул», – дип тә әйткән иде. Көлеп, билгеле. Шундый шагыйрәләр бар, тел һәм милли мәсьәләләр турында язганда, моны хатын-кыз язган, дип әйтеп тә булмый хәтта.

– Нәбирә Гыйматдинова мәхәббәт турында яза дисәк, килешәсезме?

– Яза-яза, яши-яши тема үзгәрә. Беренче әсәрләрдә күбрәк борынгы халык дәвалау ысуллары, гореф-гадәтләр бирелсә, хәзер инде милли проблемалар борчый. Аксубайда дин белән мәҗүсилек бер ызанда очраша. Чишмәләргә табыну, су ияләре, урман ияләре, абзар ияләре  әле дә бездә сакланган. «Сәвилә» әнә шул тәэсирдә язылган иде. Мәхәббәт темасыннан бөтенләй читләштем, димәс идем. Бүген, шушы  катлаулы заманда, милләт сыкранганда, гамьсез  кеше кебек бернәрсә күрмичә, хисләнеп йөрү уңайсызрак шул…

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү