Өлгерим-өлгерим дип ашыгучы берәүнең инде кузгалырга торган поездга утырганда бер аяк киеме төшеп кала. Поезддан төшсә – соң, шуңа ул тиз генә икенче аяк киемен сала да җирдәгесе янына ыргыта.
Бу хәлне күреп торган дусты, гаҗәпләнеп: «Ник ташладың аны?» – ди.
«Әгәр аны мохтаҗ кеше тапса, рәхәтләнеп киеп йөрсен, дип ташладым. Ә болай сыңар аяк киеме тапкач, ул: «Их, икенче пары да булса икән?!» – дип хәсрәтләнәчәк. Мин дә сыңар аяк киеме белән бернишли алмыйм бит. Шуңа ике хәсрәттән бер шатлык ясарга булдым», – дип җавап бирә аңа иптәше.