Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларны 1 майда яшен һәм көчле җил көтеләчәге турында кисәтте

Татарстан территориясендә 1 майда яшен һәм көчле көньяк җил 15-20 м/с тизлек белән көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Татарстан буенча кисәтәләр.

Ведомствода урамда булганда сак булырга, электр линияләренә игътибар итәргә киңәш итәләр. Моннан тыш, шәхси йортлар хуҗаларына яңгыр сулары канализациясен һәм башка дренаж системаларын яңгыр суларын агызып җибәрүгә әзерләү чараларын күрергә кирәк.


Фикер өстәү