Путин Россия эшмәкәрләренә финанс ярдәм күрсәтергә кушты

Владимир Путин Хөкүмәткә Россия бизнесына — акча, ташлама һәм преференцияләр белән ярдәм итәргә күрсәтмә бирде. Дәүләт башлыгы тиешле боерыкка имза куйды.

«РФ субъектларының иң югары вазифаи затларына социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү буенча тулы чаралар кабул итәргә, алар шул исәптән оешмаларга, шәхси эшмәкәрләргә, үзмәшгуль гражданнарга акча, ташлама һәм преференцияләр бирү рәвешендә адреслы ярдәм итү чараларын күрсәтүне күздә тота», диелгән документта.

Боерык текстында шулай ук дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алулар да ярдәм чараларына керә, шул исәптән илкүләм үсеш проектларын гамәлгә ашыру да.

23 февральдә ЛНР һәм ДНР җитәкчелеге Россиягә Украина агрессиясеннән ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. 24 февраль иртәсендә РФ Президенты Владимир Путин Донбасста махсус хәрби операция башлануы турында игълан итте, шуннан соң Көнбатышның күп кенә илләре Россиягә каршы санкцияләрне катгыйландыра башлады.


Фикер өстәү