Ирвин Згамбо: «Казанда беренче тапкыр шугалакка бардым»

Татарстанда барлыгы 18 меңнән артык чит ил студенты белем ала. Казан чит ил студентлары һәм аспирантлары берлеге рәисе Нусратилло Джураевтан чит ил студентлары тормышы турында кызыксындык.

Нусратилло – үзе Таҗикстаннан, Исфара шәһәрендә туган. Казанда бервакытта да күңелсез түгел, ди. Аның әйтүенчә, оешма чит ил вәкилләренә Татарстан вузларына җайлашырга, халыклар дуслыгын ныгытырга ярдәм итә. Моның өчен  төрле чаралар уздыралар. Әйтик, спорт ярышлары, Нәүрүз кебек төрле фестивальләр, фәнни олимпиадалар.

–  Төрле студент төрлечә ияләшә. Африкадан килгән студентлар кышны өнәп бетерми, чөнки  алар алты ел буе салкында яшәргә өйрәнмәгән, – ди  Нусратилло. – Кайберләре өчен җайлашу тулай торактан ук башлана. Казан технология илкүләм тикшеренүләр университетының (КХТИ) Халыклар Дуслыгы клубында һәр ил үз мәдәниятен, күргәзмәләрен тәкъдим итә. Үз илләре турында сөйлиләр. Студентлар  “Дуслык күпере”,  матурлык бәйгеләрендә катнаша. Аларның тормышы, киләчәккә планнары турында кызыксынып, анкеталар үткәрәбез.

Укып бетергәч, чит ил яшьләренең күбесе үз Ватаннарына кайтып китә.

Ирвин Згамбо узган ел КХТИда информатика һәм исәпләү техникасы буенча магистратураны тәмамлаган. Тик ул туган ягы  Замбиягә кире кайтып китмәгән, башкалада яшәргә калган.

– Казанда рәхәт, тыныч. Халык та, транспорт системасы да бик ошый. Сездәге кыш та, җәй дә гаҗәпкә калдырды. Йә бик салкын, йә бик эссе була. Казанда беренче тапкыр шугалакка бардым, – ди Ирвин.

Рус телен белмәгәч, күбесенә кибеткә кереп кирәк–ярак сатып алу да җиңел булмый. Кибетчеләр белән саннарны бармаклар белән яки исәпләгеч экранына төртеп аңлашырга туры килгән.

– Урыс телен белмәгәч, бик кыен булды. Беренче тапкыр Казанга баруымны һич онытмыйм. Поездда озак килдек. Су эчәсе килде, тик телне белмәгәч, сорый алмадым. Университетта рус телен өйрәнә башладык. Ике ай буе берни аңламадым. Телгә өйрәнү өчен базарга халык белән аралашырга бара идем, – ди Майкл.


Фикер өстәү