Тегүче Фархидин Сидиков: «Кайда гына булмадым, Казанга тиңне тапмадым»

Фархидин тегүче булып эшли. Аның үз ательесы бар. Аңа барып, күлмәкләрен кыскарткан, чалбарларны төзәттергән кешеләр аның бик тә намус белән эшләгәнен әйтәләр. 1990 нчы елларда Таҗикстанда чуалышлар башлангач, Россиягә эшкә килә ул. Шуннан бирле кайларда гына булмый. Төрле шәһәрләр, анда яшәүче кешеләр белән аралаша. Әмма Казанны сайлап ала. Монда йорт сала, гаилә кора, үз эшен ачып җибәрә.

– Казанга күченгәнемә 11 ел булды. Монда килгәч, Елена белән таныштым. Елена булдыклылыгы белән күңелемә ошады, – ди ул.

Елена Фархидинне ярата. Мәхәббәт хакына ислам динен кабул итә. Аннары алар, мәчеткә барып, никах укыталар. Бу вакытта Фархидиннең әнисе дә Казанда яши. Ул улына хәер-фатихасын бирә. Елена гаиләсе дә каршы килми.

– Быел әни үз илебезгә кайтып киткән иде. Анда кайткач, коронавирус эләктергән. 72 яшь иде. Табиблар коткара алмады, вафат булды. Әнине озатырга кайта алмадым. Мин аны догамнан калдырмыйм, – ди Фархидин.

Тегү сәләте нәкъ менә әнисеннән күчкән аңа. Фархидин тегеп кенә калмый, искергәнен яңарта, киң икән тарайта, озын булса кыскарта. Ирләр пәлтәсеннән хатын-кызларныкын да ясап бирә. Куллары алтын үзенең.

– Эшне яратырга кирәк. Шулай иткәндә генә сиңа уңыш елмая, – ди ул. – Элек кешегә ялланып эшли идем. 3 ел элек үз эшемне ачып җибәрдем. Кешедән күп итеп нәфесләнеп акча алу дөрес түгел. Ул хәләл булмый. Мин кеше биргән акчага ризык алам. Алар риза булып калмасалар, балама, гаиләмә хәрам ашаткан кебек килеп чыга, – ди ул. – Динне хөрмәт итәм. Әмма гаиләмнән әллә ниләр таләп итмим. Еленаның бик тә тырышуын, догалар укуын күрәм.

Фархидин тегү генә түгел, пешерергә дә оста икән. Өйдәгеләрне тәмле ризыклар белән сыйлап тора: «Аларга күбрәк  мантый, шурпа, пылау пешерәм. Елена да остарды инде. Хәтта, таҗик милли ризыгы «фатир»ны пешерергә өйрәнде».

– Казанны яхшы кешеләре өчен яраттым.  Биредә төрле милләт дус яшәсен өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Һәрбер халыкның гореф-гадәтен, динен хөрмәт иткәч, республикада дус яшиләр дә инде, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Тегүче Фархидин Сидиков: «Кайда гына булмадым, Казанга тиңне тапмадым»” язмасына фикерләр

  1. Гафу итегез . т. к. урысча язам с приветом ваша коллега . тоже всю свою сознательную жизнь шила работая в ателье Берёзка . Мама тоже в давнее время была модисткой . обшивала местных женщин . Ткань была штапель . сатин . редко крепдешин . Вафат булды 2006 г. . на похороны конечно из Сибири поехала . меня ждали . Сейчас мало шью . бывшие клиентки постарели да и в магазине всего полно . Занимаюсь садом — огородов .

Фикер өстәү