Татарстанда кабан дуңгызларын законсыз аулаучылар тотылды

Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты белгечләре рейды вакытында Спас районының Иске Рәҗәп авылы янында кабан дуңгызларын законсыз аулаган кешеләрне тоткарлаганнар. Бу хакта «Яңа тормыш» хәбәр итә. 

Тикшерү барышында дүрт аучының Спас районына Дмитровград шәһәреннән ауга килүләре һәм дүрт кабан дуңгызын атып үтерергә өлгерүләре ачыклана. Аучылар тоткарланган урында ике автомобиль һәм кар чанасы, ике автоприцеп, тепловизор һәм ау мылтыклары табыла һәм кулга алына. Браконьерларның табигатькә китергән зыяны 420 мең сумга бәяләнгән.

Хәзерге вакытта законсыз аучыларга карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.


Фикер өстәү