Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Көндез термометр баганалары +8 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Шулай ук көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
Республикада төнлә 0-5 градус салкын, көндез 3-8 градус җылы булачак.