Чаллыда 16 яшьлек кыз мәете табылган

Кичә Чаллыда 37 комплекста урнашкан фатирда 16 яшьлек кызның гәүдәсе табылган. Аны әти-әнисе тапкан. 

Билгеле булганча, кыз имин гаиләдән, гимназиядә яхшы укыган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, кыз үз-үзенә кул салган. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, бу хәлнең нечкәлекләре һәм шартлары ачыклана.

Кызны иртәгә җирләячәкләр.


Фикер өстәү