Радий Хәбиров Салават Фәтхетдиновны «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләде

Бүген Уфада «Арт-Корылтай» Икенче мәдәни форумында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров «Салават» эстрада театры директоры, Россиянең атказанган артисты, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка Халыклар дуслыгы орденын тапшырды, дип хәбәр итә «Башинформ».

«Бүген мин бик шатлыклы, күңелле хисләр кичерәм. Пандемия сәбәпле, өч елга якын эшләмәдек, бигрәк тә безнең мәдәният өлкәсе өчен бик авыр еллар булды. Миңа калса, бу бүләк миңа аванс белән бирелгән — хәзер тагын да тырышачакмын! Мин Башкортстан белән горурланам, кайда булсам, шунда мактанам. Башкортстан — икенче Швейцария, аны бәяләргә һәм биредә рәхәтләнеп яшәргә кирәк», — диде Салават Фәтхетдинов «Башинформ»га.


2 фикер

  1. Заслужил! Салават Фатхетдинов много лет соединяет культуру двух республик.Это очень правильно отценил наш президент!

Фикер өстәү