Казанда 30 меңнән артык пассажир транспортта бушлай йөргән

Казанның транспорт оешмалары, пассажирларның банк карталары белән түли алмавы сәбәпле, 900 мең сумнан артыграк күләмдә зыян күргән. Бу хакта Татарстан автотранспорт предприятиесе ассоциациясе рәисе Сергей Темляков белдергән.

Аның әйтүенчә, 17.30 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр юл бәясен карта белән түләү мөмкинлеге юкка чыккан. Шулай итеп, кесәсендә “тере” акчасы яки транспорт картасы булмаган кешеләр (барлыгы 30 меңнән артыграк кеше) юл бәясен түләмичә калган. Бөтен гаепне, ирексездән, кондукторларга алырга туры килгән: аларны инструкцияләрне белмәгәнлектә гаепләп калдырганнар
Шулай ук “Метроэлектротранс”та да шундый ук хәл булган. Метроның күпме зыян күрүе турында әлегә мәгълүм түгел.


Фикер өстәү