«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре билгеле, дип яза «Татар-информ».

Аларны Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Ел укытучысы-2022» бәйгесенең төбәк этабы нәтиҗәләрен ачыклау тантанасында игълан иттеләр.

Җиңүгә Башкортстанның Уфа районы Михайловка урта мәктәбе Динара Харисова, Казанның 116 нчы лицееның татар теле укытучысы Зилә Габдинова иреште.

Икенче урында — Төмән өлкәсе Вагай районы Заречье урта мәктәбе укытучысы Венера Ибукова, Яр Чаллының 12 нче урта мәктәбе мөгаллиме Силүзә Вахитова.

Өченче урында — Чувашстанның Комсомольск районы Токай урта мәктәбеннән Динә Гыймалтдинова, Казанның 114 нче урта мәктәбеннән Ләйсән Шәрәфетдинова.

Җиңүчеләргә 150 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла. икенче урын ияләре 100 мең сум, өченче урын ияләре 70 шәр мең сумга лаек. Лауреатлар 25 шәр мең сум, номинантлар 10 шар мең сум алачак.


Фикер өстәү