– Петуния нишләптер нәзек кенә булып, бик начар үсә. Бөтен кагыйдәләрен истә тотып чәчтем югыйсә…
Нурлисә Шиһапова. Буа
Сорауга бакчачы Эльмира Исхакова җавап бирә:
– Чәчәк үсентеләре туфракның тыгыз булуын, суны күп сибүне яратмый. Теш чистарткыч таякчык белән туфрагын йомшартып алыгыз. Калий гуматы да сипсәгез, петунияләр гөрләп үсеп китәчәк.