Россия ЛНР һәм ДНРда яшәүче 900 кешегә 10 мең сум түләгән

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Донецк һәм Луганск Халык Республикаларының азат ителгән территорияләрендә бер тапкыр бирелә торган түләүләрне бирүен дәвам итә.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, 10 мең сум күләмендә акча 900гә якын кешегә бирелгән.

«Түләү пунктлары эшли башлаганнан бирле, гражданнардан 1500 чамасы гариза кабул ителде. Түләүләрне якынча 900 кеше алды инде. Шул исәптән, бу акча 20дән күбрәк аз мобильле гражданга да бирелгән, алар өчен гариза язу һәм түләүләрне тапшыру яшәү урыны буенча башкарылган», — диелә министрлык хәбәрендә.

Әлеге түләү пенсионерларга һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә ярдәм буларак бирелә.


Фикер өстәү