Сабый җанлы хикмәт иясе. Рәссам Әхсән Фәтхетдиновның хатларыннан торган китап дөнья күрде

Бүген “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатларыннан торган китабын тәкъдим иттеләр. Очрашуда аның чордашлары, сәнгать белгечләре, рәссамнар, язучылар катнашты.

Яңа гына дөнья күргән “Әхсән хатлары” китабы турында Татарстан китап нәшрияте директоры Илдар Сәгъдәтшин сөйләде.

– Әлеге китап бер мең данә тираж белән басылып чыкты, һәм аның күп өлеше Татарстан китапханәләренә таратылды. Бу язмаларда үткән гасыр азагындагы рухи яшәешебез, әдәбият, сәнгать дөньясындагы яңалыклар, тормыш сурәтләнә. Төзүче-авторыбыз әлеге китап аша барыбызга да таныш булган рәссамны фәлсәфәче, милли җан иясе, тирә-юньдәге вакыйгаларга битараф булмаган кеше итеп таныта, – диде ул матбугат очрашуында.

“Хат бит ул – күңел сафлыгы, йөрәк ярасы, җан авыртуы… Анда барысы да төбенә кадәр әйтелә һәм ачыла… Хат эчендә нечкә, сентименталь-лирик кичерешләр дә, көчле пафослы публицистика да булырга мөмкин”, – дип язган Әхсән Фәтхетдинов үзе дә. Китапның автор-төзүчесе, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин исә үзенә адресланган хатларның үзенчәлекләре турында сөйләде:

– Бу китапны чыгарып, Әхсән абый алдындагы бурычымны үтәдем, дип уйлыйм. Ул бит уйларын, хис-кичерешләрен миңа ышанып тапшырган иде. Үз гомеремдә байтак китаплар чыгарырга туры килде, ләкин монысы – аеруча яратып, зур көч түгеп язылганы, үзгә бер ләззәт, шатлык китергәне. Әхсән абыйны рәссам буларак та тиешле дәрәҗәдә белеп бетермиләр иде. Бу китапта ул бөтенләй башка, нечкә күңелле, сабый җанлы, милләтнең киләчәге турында уйлана торган кеше. Сабый күңелле хикмәт иясе. Кайбер хатларын укып, гаҗәпләнә идем, – ди ул. – Ул миңа 70 нче елларның урталарыннан башлап 36 хат язды. Ләкин ул хатның берсе-берсе – күп битле дәфтәр калынлыгында. Ул аларны, почтага ышанмыйча, Түбән Камадан үзе китерә иде. Ә мин бер генә җавап та яза алмадым. Дөрес, үзе килгәч, күзгә-күз карап бәхәсләшә идек.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин,әлеге китап балаларның өстәл китабына әйләнер, дип өметләнүен әйтте. “Равил абыйның иҗаты ничәмә-ничә буын балаларны тәрбияләде. Ул төзегән бу китап та балаларга һәм әти-әниләргә тәрбия чарасы булсын иде”, – диде ул.

Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров та, Равил аганың сүзләрен җөпләп, Әхсән Фәтхетдинов һәм аның хатларының уникальлегенә басым ясады. “Бу китап белән кулъязма хәлендә үк танышып чыктым. Монда татар халкының ике бөек шәхесе, аларның рухи дөньялары, ике планета очрашкан. Равил Фәйзуллинны барыбыз да беләбез. Заманында ул татар әдәбиятына сенсация булып килеп керде. Әхсән Фәтхетдинов та – бәяләп бетергесез шәхес. Рәссам буларак та, һәм менә хатларындагы фикерләре белән дә”, – диде ул.

Татарстанның Рәссамнар берлеге рәисе Мөдәррис Минһаҗев та замандашы турындагы хатирәләрен яңартты. “Әхсән абый белән 20 ел дәвамында бергә эшләдек. Аны төрле халәттә күрергә туры килде. Фәлсәфәсен аңламаган чаклар да булды. Аның күңеле гаять бай иде. Халык язмышы өчен ул чын йөрәктән борчылды. Рухи байлыкның югалган чорында да, ул яшь рәссамнарга татарның кем икәнлеген сеңдерергә тырышты. Күпләр аны аңламады, урыс телле рәссамнар, гомумән, читләште. Ләкин ул үзенең милли рухы белән бик күп кешене тәрбияләде”, – диде Мөдәррис әфәнде.

Бөтендөнья татар конгрессы киңәшчесе Ринат Закиров исә, рәссам Татарстанда гына түгел, чит илләрдә дә югары бәяләнде, дип белдерде. “Әхсән абый, һичшиксез, фәлсәфәче иде. Тормышны, дөньяны, халкыбызның тарихын – барысын бергә күзаллавы фәлсәфи дәрәҗәдә бәяләнә бит”, – диде ул.

Татарстанның Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал сүзләренчә, Равил  Фәйзуллинга ияреп, яшьләр дә эпистоляр жанрда иҗат итә башлар. “Кызганыч, бездә эпистоляр жанр юкка чыгу дәрәҗәсендә иде. Шуңа күрә бу китапны филология, журналистика юнәлешләрендә өйрәнсеннәр иде. Шәхесләрнең көндәлекләре үз вакытында әдәби әсәр булырлык иҗат ителгән. Киләчәктә хатлар, көндәлекләр яза башларлар дигән өметем бар”, – диде ул.

Лилия Гыймазова

 

 

 


Фикер өстәү