Танылган хоккейчы башына алка эләгеп, хастаханәгә озатылган

Магнитогорскиның «Металлург» командасы сакчысы Алексей Маклюковны КХЛның Көнчыгыш конференциясе плей-офф ярымфинал сериясенең җиденче уенында башына алка эләгеп, ашыгыч ярдәм каретасында аренадан алып чыкканнар

Кадрларда өченче период уртасында Омскиның «Авангард» командасы форварды Арсений Грицюкның алканы көчле итеп бәрүе күренә, ә Маклюков каршы торырга тырыша. Башына алка эләккәннән соң егылган «Металлург» уенчысы мөстәкыйль рәвештә тора алмагач, аны носилкаларда алып чыгып киткәннәр.

Матч «Металлург» командасының 4:0 исәбенә җиңүе белән тәмамланды


Фикер өстәү