Коронавирусның «омикрон» штаммын йоктырганда нәрсәләр ашарга ярамаганлыгын әйттеләр

Алар иммунитетны төшерә һәм сәламәтләнүгә комачаулый.

Коронавирусның «омикрон» штаммын йоктырган пациентларга туңдырмадан һәм башка татлы десертлардан баш тартырга кирәк. Бу хакта табиб-терапевт, диетолог Елена Игнатикова сөйләде. Мондый чикләүнең сәбәбе шунда: шикәр күп булган продуктлар иммунитетны нык какшата һәм кешегә сәламәтләнергә комачаулый.

Диетолог ике төр шикәрне бутарга ярамый, дип искәртә. Десертларда өстәмә шикәр бар, ә җиләк-җимешләрдәгесе – организм өчен файдалы, чөнки анда өстәмә витаминнар һәм клетчатка бар.

Игнатикова сүзләренчә, авырганда организмга җиңел һәм шул ук вакытта калорияле ризыклар кирәк.  Шунлыктан рационга ит, балык, эремчек һәм йомырка кертергә кирәк.  Ә тернәкләнеп киткәч, десертлар да кулланырга мөмкин, тик чамасын белеп кенә.


Фикер өстәү