Казан апрель аенда поездларга иң күп билет сатылган 20 юнәлеш исемлегенә кергән

Татарстан башкаласына поездда утырып килү бәясе бер кешегә уртача 2 896 сумга төшә.

Казан апрель аенда Россия эчендә иң популяр 20 тимер юл юнәлеше исемлегенә эләккән. Туту.ру сәфәрләр сервисы аналитик үзәгендә, 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр сәяхәт итү өчен 1-29 март аралыгында алынган билетларны өйрәнеп, шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

Казанга поездда утырып килү бәясе бер кешегә уртача 2 896 сум (бер якка) тәшкил иткән. Апрель ае өчен поездга билет алган пассажирларның 1,9 проценты Татарстан башкаласына туры килә. Казанга күбрәк Мәскәүдән, Екатеринбург, Пермь, Санкт-Петербург һәм Волгоградтан туристлар агыла.


Фикер өстәү