Казанның 175 гимназиясе директорына ахыргы гаеп белдерелгән

Казанның 175нче номерлы гимназиясе директоры Әминә Вәлиевага ахыргы гаепләү белдерелгән. Бу хакта аның адвокаты Руслан Нагиев үзенең телеграм каналында хәбәр итте.

Нагиев сүзләренә караганда, Вәлиеваны саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән ваемсызлыкта гаеплиләр (РФ ҖК 293 маддәсенең 3 өлеше). Бу маддә буенча максималь җәза – 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү. Адвокат башка нечкәлекләрне хәбәр итми.


2 фикер

  1. Ник алай иртэлэр инде. Ул хатын нэрсэ эхлэсэн сон. Системами шундый. Хэзер любой школа дарсан шундый ук хэл.

Фикер өстәү