Блогер гыйбадәтханә каршында секс имитациясе өчен 10 айга ирегеннән мәхрүм ителде

Мәскәү суды Таҗикстан блогеры Руслан Бобиевны һәм аның дус кызы Анастасия Чистованы Кызыл мәйданда Василий Блаженный гыйбадәтханәсе фонында эшләнгән провокацион фото өчен ун айга колониягә хөкем итте, дип хәбәр итә ТАСС.

Руслан Бобиев и Анастасия Чистова

Яшь пар Россия Җинаять кодексының 148 маддәсенең 1 өлеше буенча гаепләнде (җәмгыятькә карата ачыктан-ачык ихтирамсызлык күрсәтүче һәм диндарларның дини хисләрен мәсхәрәләү максатларында кылынган гамәлләр). Мондый маддә буенча максималь җәза — бер елга кадәр иректән мәхрүм итү.

Социаль челтәрләрдә бастырылган фотода «полиция» язулы курткага киенгән кыз белән блогер ораль сексны имитацияли. Яшь кешеләрне 30 сентябрьдә тоткарладылар (фото интернетта пәйда булганнан соң.)

 


Фикер өстәү