Танылган совет һәм Россия теле-радио алып баручысы Игорь Кириллов 89 яшендә вафат булды.
«Эфир алдыннан кайгылы хәбәр килде. Бүген Игорь Леонидович Кириллов вафат булды. Безнең легендар коллегабыз, өлкән дустыбыз, күпләр өчен чын остаз», — дип хәбәр итә «Беренче канал».
РИА Новости язганча, Игорь Кирилловның үлем сәбәбе әйтелми.
Игорь Кириллов егерме ел чамасы «Беренче канал» «Время» тапшыруын алып барды.