«Время» программасының элеккеге алып баручысы Юрий Петров 75нче яшендә вафат булган. Бу хакта Instagramда аның хезмәттәше Алла Данько хәбәр итте.
«Безнең дустыбыз, хезмәттәшебез, зыялы, яхшы баритонлы кеше < … > «Время» программасында эшләгән, ә бүлек ябылганнан соң күп киноларда төшкән кеше… Иртә, Юра! Кызганыч!»- дип язган ул.
Юрий Петров 1947 елның 26 февралендә туган. 1968 елда Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтын тәмамлый. 1982-1995 елларда Үзәк телевидение дикторы булып эшли. «Время» программасының яңалык чыгарылышлары алып баручысы булган, дубляж белән шөгыльләнгән.