Чаллыда 37 яшьлек адвокат Руслан Шәйхетдинов вафат

Чаллыда 37 яшьлек адвокат Руслан Шәйхетдинов вафат, дип яза «Татар информ».

Ул Чаллының тикшерү комитетында эшләгән, ә соңыннан адвокат практикасы белән шөгыльләнергә теләп, үз офисын ачкан, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Юристның хезмәттәшләре сөйләгәнчә, ул ярты ел элек сәламәтлегенә игътибар итә башлаган һәм кисәк кенә артык авырлыгыннан котылган. Сентябрьдә адвокат авырый башлый. Аны Чаллыдагы ковид-госпитальләрнең берсенә салалар. Пациентның хәле начарлангач, аны БСМПның реанимация бүлегенә күчерәләр. Табиблар Руслан Шәйхетдиновның гомере өчен көрәшә, әмма аларның тырышлыгы файдасыз була.

Хәзерге вакытта Руслан Шәйхетдиновның әнисе дә авыр хәлдә ковид-госпитальдә ята. Туганнары аңа улының вафаты турында әйтмәскә карар кылган.

Руслан Шәйхетдиновны әти-әнисенең туган авылында җирләгәннәр.


Фикер өстәү