28 сентябрь иртәсендә Уфада көчле янгын була. Сеңлесен уттан чыгарырга теләгән 15 яшьлек егет Уфаның 18нче хастаханәсендә вафат булган.
Янгын вакытында биш кеше эвакуацияләнә: әнисе һәм аның дүрт баласы. Малайның сеңлесе өйдә кала, аны коткарырга теләп егет утка керә. Әмма янгын бик көчле була һәм ул сеңлесе янына барып җитә алмый. 9 яшьлек кыз янгын вакытында һәлак булган.
Яшүсмерне авыр хәлдә реанимациягә алып китәләр, ул анда бер атнадан артык була, ләкин соңрак үлә. Фаҗига көнендә гаиләнең алтынчы баласы әбиләрендә кунакта булган.