Күп балалы гаилә яшәүче йортта янгын чыккан: әтисе һәм улы һәлак булган

Бүген төнлә Башкортостанның Стәрлетамак шәһәренең Демократик урамы, 3 йорт адресы буенча урнашкан шәхси йортта янгын булган, дип хәбәр итә Республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе.

Янгын сүндерүчеләргә хәбәр иртәнге 4тә килә, алар утны 5кә кадәр сүндерәләр. Йортта биш кешедән торган гаилә яшәве ачыклана, янгын чыккан вакытта анда гаилә башлыгы һәм дүрт баласы булган, әниләре заводта төнге сменада эшләгән.

14 яшьлек кыз янгыннан бер энесен чыгарырга өлгерә, 12 яшьлек малай әтиләрен коткарырга дип өйгә кире керә һәм бүтән чыкмый. Ир-ат белән малайның мәетен янгын сүндергәннән соң табып алалар.

Күп балалы гаиләнең кече улларын күршесе коткара. Ул баланың ярдәм сорап кычкыруын ишетә, йортка тәрәзәдән керә һәм биш яшьлек малайны коткара.


Фикер өстәү