Казанда автобус пассажиры кондукторның борынын сындырган

21 ноябрь кичендә Казанның 43 нче номерлы автобус пассажиры кондукторга сугып борынын сындырган. Бу хәлне «Татарстан-24» хәбәрчесенә Татарстан АТП Ассоциациясендә раслаганнар.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, кондуктор пассажирларның берсендә чит кешенең юл йөрү картасы белән куллануын ачыклаган. Кондуктор җәмәгать транспорты белән куллану өчен акча түләвен сорагач, ир-ат әдәпсез рәвештә кычкыра башлый, ә аннан соң хатын-кызның йөзенә суга.

«Ашыгыч ярдәм, полиция хезмәтләре килде. Мине хастаханәгә илттеләр. Анда борынның сынуы расланды, җөйләр салдылар», — дип сөйләгән зыян күрүче.

Җәмәгать транспорты шоферы җинаятьчене куып тотарга маташса да, ул качып өлгерә. Бу хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү