Уфада «Туган як», «Уфтанма» җырларын башкарып танылган шоумен Боджей Давид вафат булган

Уфада танылган ди-джей һәм алып баручы Баджей Давид вафат булган. Аңа нибары 42 яшь була. Февральдә ул комага киткән була. Сәбәбе — шикәр чире.

Дусларының аны коткарырга тырышулары уңышсыз була, һәм Баджей Давид хастаханәдә үлә. Кайгылы хәбәрне аның туганнарына җиткергәннәр инде. Артистны Уфада җирлиләр.

Уфада медицина университетын тәмамлаган Баджей Давид Нигериядә туган. Ул вокалист булып эшли һәм чаралар алып бара, рус, башкорт һәм татар телләрендә чыгыш ясый. Ул «Туган як», «Уфтанма» җырларын башкарып танылды.


Фикер өстәү