Рөстәм Миңнеханов Жириновскийның якыннарының һәм партия вәкилләренең кайгысын уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ЛДПР башлыгы Владимир Жириновскийның вафат булу сәбәпле, аның якыннарының һәм партия вәкилләренең кайгысын уртаклашты. Телеграмма Дәүләт Думасының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисе, вакытлыча фракция җитәкчесе вазифаларын башкаручы Леонид Слуцкийга юлланган.

«Владимир Вольфович Жириновскийның – илнең яңарышына һәм төрле яклап үсешенә зур өлеш керткән тәҗрибәле сәясәтче, энергияле парламентарий, Россиянең чын патриоты вафат булуын тирән кайгы белән кабул иттем», –  диелә телеграммада.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтүенчә, Жириновскийның көчле оештыру сәләте, аның актив гражданлык позициясе һәм тормышка фәнни-фәлсәфи карашы ул төзегән ЛДПР партиясендә ышаныч тудырырлык чагылыш тапкан, ул Россиядә иң зур иҗтимагый-сәяси берләшмәләрнең берсе булып тора.

«Владимир Вольфовичны белгән һәм хөрмәт иткән һәркем бу неординар, көчле кеше турында якты истәлек саклар дип ышанам. Мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының, аның партиядәшләренең кайгыларын, Сезнең кайгыгызны уртаклашам», — дигән Татарстан Президенты.

ЛДПР лидеры озакка сузылган авырудан соң вафат булды.


Фикер өстәү