Соңгы тәүлектә Татарстанда алты кешенең коронавирустан гомере өзелгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
1957, 1952, 1942, 1940, 1934 елгы ир-атлар һәм 1954 елгы хатын-кыз коронавирустан үлгән.
Республикада пандемия башланганнан соң барлыгы 1 896 үлем очрагы теркәлгән.