Владимир Путин: «Жириновский Россиянең иң якты сәясәтчеләренең берсе иде»

Россия Президенты Владимир Путин ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийның вафатыннан соң кайгы уртаклашты. Телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.

Путин Жириновскийның тәҗрибәле сәясәтче, энергияле һәм аралашуга ачык кеше, шулай ук көчле оратор һәм полемист булуын әйтә.

«Аңа сокландылар, тәнкыйтьләделәр. Аны төрлечә кабул итәргә була иде, әмма шунысы бәхәссез: Владимир Вольфович бүгенге Россиянең иң якты сәясәтчеләренең берсе иде»,  — дигән Путин.

«Һәрвакытта, һәр аудиториядә, иң кискен дискуссияләрдә патриотик позицияне, Россия мәнфәгатьләрен яклады», –  дигән илбашы аның турында.


Фикер өстәү