Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Жириновский вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары һәм шәхсән күренекле дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, ЛДПР фракциясе җитәкчесе Владимир Жириновскийның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

«Депутат, берничә чакырылышта Дәүләт Думасы вице-спикеры, оста оештыручы һәм һәрьяклап сәләтле шәхес булган Владимир Жириновский Россиянең Либераль-демократик партиясе төзелү башында торды, өч дистә елдан артык аның танылган лидеры һәм идея ягыннан илһамландыручысы булды, — дип билгеләп үтелә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына җибәрелгән телеграммада, — һәрвакыт иҗтимагый тормышның үзәгендә була торып, ул хезмәттәшләре арасында абруй казанды һәм сайлаучыларның теләктәшлеген тойды».

Фәрит Мөхәммәтшин тәҗрибәле сәяси көрәшче, күп кенә президент һәм губернатор сайлауларында ЛДПРдан кандидат буларак катнашкан Владимир Жириновскийның заманча Россия дәүләтчелеген торгызуга, Россиянең милли мәнфәгатьләрен яклауга зур шәхси өлеш кертүен әйткән.

«Бу хәсрәтле сәгатьтә Владимир Вольфовичның туганнарына һәм якыннарына, партия буенча хезмәттәшләренә һәм барлык фикердәшләренә көч-куәт телим», — диелә Дәүләт Советы Рәисе имзалаган телеграммада.


Фикер өстәү