Татар эстрадасы йолдызлары Донбасс халкына гуманитар ярдәм өчен акча җыячак

18 апрель көнне Казанда Ваһапов фестиваленең “Кайсыгызның кулы җылы?” дип исемләнгән зур хәйрия концерты узачак. 

Татар эстрадасы йолдызлары Донбасска гуманитар ярдәм өчен акча җыячак. 18 апрель көнне Казанның Тукай исемендәге Татарстан дәүләт филармониясендә хәйрия концертын уздыру күздә тотыла.
Концертта республиканың 20 артисты, шулай ук Донецк халык республикасы ансамбле чыгыш ясаячак. Чарада җыелган барлык акча Донбасска гуманитар ярдәм җыюга тотылачак.

Р.Ваһапов фонды җитәкчесе, продюссер Рифат Фәттахов әйтүенчә, ул Украинада һәлак булган Татарстан солдатлары истәлегенә багышлап үткәреләчәк.

Сүз уңаеннан, Татарстанның яшь волонтерлары Донецк һәм Луганск республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләргә кирәк-яраклар китергән. #МыВместе гуманитар штабы хәзер шуларга да ярдәм итәчәк.


Фикер өстәү