Татарстанда коронавирустан 1900 кеше үлгән

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 259 яңа очрагы теркәлгән, аларның 23е хастаханәгә салынган. 18 яшькә кадәрге авыручылар саны — 43.

География:
1. Казан – 49
2. Чаллы – 16
3. Әгерҗе – 1
4. Азнакай – 6
5. Алексеевск – 1
6. Әлмәт – 39
7. Апас – 2
8. Арча – 5
9. Әтнә районы – 1
10. Баулы – 4
11. Балтач – 2
12. Бөгелмә – 5
13. Югары Ослан – 5
14. Алабуга – 1
15. Зәй районы – 6
16. Яшел Үзән районы – 24
17. Кайбыч – 3
18. Кама Тамагы – 2
19. Кукмара – 6
20. Лаеш районы – 6
21. Лениногорск – 20
22. Мамадыш – 5
23. Минзәлә – 2
24. Түбән Кама – 19
25. Нурлат – 2
26. Саба районы – 10
27. Сарман – 5
28. Чирмешән – 1
29. Чистай районы – 9
30. Ютазы районы – 2

7 апрельгә Татарстанда коронавирусның 139 094 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан соң 1900 кеше вафат булган. Аларның 4сенең үлеме тәүлек эчендә расланган.  Алар –1938 елгы ир-ат һәм 1938, 1946, 1940 елгы хатын-кызлар.

Барлыгы 2 505 390 кешегә вакцинация ясалган (үсеш 515), аларның 1 926 068е икенче прививкаларын ясаткан. Кабат вакцинацияне 287 084 кеше узган.


Фикер өстәү