Рамазан Фәрзиев үзе ясаган җайланма турында: «Санаулы минут эчендә кош-кортның канатларына кадәр йолкып, чистартып бетерә»

Балтач районының Иске Салавыч авылында яшәүче Рамазан абый Фәрзиевнең һөнәрләрен, мавыгуларын санап чыгу гына да җиңелдән түгел. Балта остасы, токарь, җиһаз ясаучы, данлыклы бакчачы, яшелчә үстерүче, умартачы… Җиде дистәсен түгәрәкләп килсә дә, әле дә тик торганы юк.

Безнең чор балалары өчен ул сызым, хезмәт дәресе укытучысы булып калды. Гап-гади балта-пычкы, ышкы кебек кораллар белән өйләрен тышлаган, челтәрле кәрнизле веранда ясаган егетне ул чактагы директор Нәкыйп абый Шәфигуллин мәктәпкә чакырып ялгышмый. Унҗиде ел балалар белән  яратып эшли: яшүсмерләрне кадак-чүкеч тотарга, көйдереп-кырып сувенирлар ясарга өйрәтә. Әле дә урта яшьтәге ир-атлардан рәхмәт сүзләрен күп ишетә ул.

Мәктәптән киткәч, район үзәгендәге төзелеш оешмасына… токарь булып эшкә урнаша Рамазан абый. Агач эшендә азмы-күпме тәҗрибәм бар, калганын шунда өйрәнермен ди дә тәвәккәлли… Бу эшкә дә сәләте ачыла. Ә   бераздан әлеге оешма агачтан җиһазлар ясый башлый. Нәрсә генә ясамыйлар: арка терәгечле йомшак урындыклар, ашханә һәм банкет өстәлләре, өсләре ярымтүгәрәк формада булган тәрәзә рамнары, ишекләр, караватлар… Кибетләрдә мебель кытлыгы булган еллар бу, заказлар явып кына тора.

Тынгы белмәс Рамазан абый өендә үз остаханәсен булдыра: төрле станоклар, кораллар сатып ала, бик күбесен үзе ясый. Эштән соң, ял көннәрендә авылдашларының, таныш-белешнең заказы буенча төрле җиһазлар ясый: әле дә күп йортларда ул сырлап, матурлап ясаган, ныклыгы-чыдамлыгы белән аерылып торган тахта-караватлар, өстәл-урындыклар саклана. Моңа кадәр яшелчәче, бакчачы буларак танылган Рамазан абый бу һөнәре белән дә дан казана.

Кайдадыр теплицалар бүгенге чорда бик популяр, яңалык булса, Рамазан абый безнең якларда бу өлкәдә 45 ел элек үк инде «беренче карлыгач» булды. Иртә язда өлгергән кыяр-помидорларны гына түгел, үсентеләрне дә сатып акча эшләп булуын да башлап ул күрсәтте. Утыз еллап шөгыльләнгәч, туеп түгел, яңа йорт салырга урыны кирәк булганга, теплицаларын киметергә мәҗбүр була. Хәзер үзләре өчен генә үстерәләр.

45 ел стажы булган умартачы да әле ул. Монысын әле дә дәвам итә. Хәзер инде ярдәмчеләре күп: улы, оныклары да ул үз иткән һөнәрләрне якын күрә. «Алма агачыннан ерак төшми» дигән сүзләр улы Раушанга бигрәк туры килә. Анда да әтисе сыйфатлары бар – нәрсәгә тотынса, шуны булдыра. Токарь да (хәзер инде өйләрендә мондый станок та бар), агач эшенә дә кулы ятып тора, техникада да булдырып эшли.

Үткән яз әтиле-уллы Фәрзиевләр үтә дә кызыклы җайланма эшли. Идеясе Раушанныкы була. Интернеттан күреп, үзләренчә үзгәртеп, алар гап-гади полиэтилен табактан… тавык, үрдәк, каз йолкый торган җайланма ясый.

– Бер фазалы электр энергиясе белән эшли. Зуррак табакка бар яктан, махсус тешләр-тырнаклар димме, беркетелгән. Аскы өлештә су һәм йоннар агып торыр өчен тишем бар. Тавык-чебешне башта кайнар суга тыгып, кайнарлыйбыз (кайдадыр, пешеклибез, диләр). Аннан шушы табакка салып, токны тоташтырасың. Өстән лейка белән аз-азлап су агызып торасың, корыга калып, тиресе ертылмасын өчен кирәк бу кадәресе. Санаулы минут эчендә канатларына кадәр йолкып, чистартып бетерә. Үрдәкне дә җиңел чистарта. Казларны беркадәр тәртиплисе була, аларга зуррак савыт кирәк, ахрысы, – ди Рамазан абый.

Корал эшли, ир-ат мактана, ди халык мәкале. Кайчакта мондый сүзләр белән килешәсе дә килми. Ул кораллар бит Рамазан абый кебекләр кулында гына остага әйләнә…

Гөлсинә Хәбибуллина  

 

 


Фикер өстәү