Чаллылар «Адымнар» гимназиясеннән зарлана

Социаль челтәрләрдә Чаллыда яшәүчеләр «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбендә уку өчен татар һәм инглиз теле буенча түләүле дәресләргә йөрергә кирәк булудан канәгатьсезлек белдерә. Аларга йөрмәгән очракта мәгариф оешмасына укырга алмыйлар дигән сүзләр йөри, дип яза «Челнинские известия».

Гимназия директоры Азат Галиев сөйләгәнчә, булачак укучылар өчен әзерлек дәресләре мәҗбүри таләп булып тормый.

Өстәмә курсларга теләге булган кешеләрнең балалары йөри ала. Җитәкче сүзләренчә, гимназиядә укулар өч телдә уза, шуңа күрә балаларга татар һәм инглиз телләре буенча белемнәрен даими камилләштерергә кирәк.

 


Фикер өстәү