Бер авылда – өч мәет: «Балалар да, аларның әти-әниләре дә кызганыч»

Питрәч районының Ленино-Кокушкино авыл халкы бу көннәрдә күз яшьләрен түгә. Бергә уйнап үскән ике егет, ике кыз Казан эчендә авариягә очрый. Алар утырган машина башта юл кырыендагы тимергә бәрелә, аннан баганага килеп төртелә. Машина икегә аерыла. Рульдәге 19 яшьлек Ранэль  белән  21 яшьлек Диана урында ук һәлак була. 19 яшьлек Даниил белән 17 яшьлек Камилланы хастаханәгә озаталар. Әмма ни кызганыч, Даниилны коткара алмыйлар. Ул тән җәрәхәтләреннән үлеп китә.

– Бөтен авыл елый. Балалар да, аларның әти-әниләре дә кызганыч. Шушы хәбәрне ишеткәннән бирле йөрәк әрни. Рульдәге егет күрше малае иде.  Әнисе Айгөл аны ялгызы гына үстерде. Алар Даниил белән бик якын дуслар иде. Балалар бакчасыннан бирле бергә. Гомерләре дә бер вакытта өзелде, – ди Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Ләйлә Гайфуллина. – Кызларның әниләре бертуган. Диананы туй күлмәкләре кидереп җирләделәр. Әле ярый, Камилла исән калды. Әмма аның да бөтен сөяге сынып беткән, диләр.

Cул яктагысы Ранэль, уң якта — Даниил.

Егетләр икесе дә Казанда укыган һәм буш вакытларында «Макдоналдс»та эшләгәннәр. Ял көнне эштән кайтышлары булган. Дус кызларын да кайтарып куярга уйлаганнар. Тик юллары гына кыска булган.  Исән калган кыз, узган ел 9 нчы сыйныфны тәмамлап, шәһәргә киткән була. Аңа быел 17 яшь тулган.  Камилланың да хәле җиңел түгел. Әмма табиблар аның сызлануларын киметер өчен барысын да эшли икән.

Кәрим Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова әнә шулай ди.

– Бу хәбәрне ишеткән көнне ничек эшләгәнемне хәтерләмим дә. Дарулар белән генә тынычланып торам. Әти-әниләренә нинди зур хәсрәт, – ди ул. – Балаңны үстереп буй җиткергәч, салкын җир куенына сал инде? Айгөл өчен йөрәкләрем өзелә. Иреннән аерылгач, ул әти-әнисе белән генә яшәде. Баланы аякка  бергәләп бастырдылар. Аның улының кешелекле, акыллы икәнен бөтен кеше сөйли. 18 яше тулгач, «права»га укыган. Таныклык алгач, әнисе машина да алып биргән. Балага начарлык теләмисең бит инде. Исән-сау йөрсен, дигәндер ул да. Тик күрәчәк үзенекен итә, – ди Гөлназ.

 Ул Айгөлнең улын соңгы юлга озатырга кайта алмаса да, әти-әнисе аша авылдашларының хәлен белеп тора икән.

– Айгөл бик сабыр инде ул. Гомере буе балалар бакчасында эшләде. Бердәнбер баласын югалтуны авыр кичергәндер, беләм. Әмма ничек кенә юату сүзләре әйтсәң дә, аның хәлен аңлый алучы булмас. Бик зур хәсрәт инде бу. Баласын югалткан авылдашларыма сабырлык телим, – ди ул.

Гөлназ башка балаларның да әти-әниләрен белә. Даниил гаиләдә уртанчы малай була. Тырыш, уңган дип мактыйлар аны да.

– Даниил комада дигәч, исән калыр дигән өмет бар иде. Тик без теләгәнчә генә түгел бит, – ди Гөлназ. – Камилла минем күз алдымда үсте. Мин аның кечкенә чакларын да хәтерлим. Ул баланы тагын да катырак кызгандым. Фаҗига вакытында бары тик ул гына аңында булган. Барысын да күреп торган. Тән җәрәхәтләре төзәлер ул, әмма  йөрәк ярасы үзен сиздерер инде. Аңа бигрәк авырдыр. Язмышларны узып булмый икән. Тәкъдиргә язылганны үтәбез.

«ВТ» редакциясе дә фаҗигадә балаларын югалткан әти-әниләрнең кайгыларын уртаклаша. Камиллага сәламәтлек тели.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


3 фикер

  1. И, сабыкайларым! Ожмах кошкайлары! Бигрэклэр авыртынып киткэнсез лэ доньякайлардан! Урыныгыз ожмах турендэ булсын! Барган жирлэрегездэ жаныкаегыз тынычлык тапсын!

  2. Нинди авыр хэл, йорэклэрем жуу итеп китте, сабыр булыгыз дип язсам да, уз хэллэрен узлэре генэ белэ инде эти — энилэр дэ, тэкьдирдэ язганны эйлэнеп узып булмый шул. Жаныйларым, урыннарыгыз жэннэт турлэрендэ булсын

  3. Урыннары оҗмахта булсын инде балакайларның, авыр туфраклары җиңел булсын. Әти-әниләренә, барча туганнарына ходай сабырлык бирсен.

Фикер өстәү