Батырлыкка соклану: Казанда Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә мурал пәйда булды

“Фотосурәткә караганда да матуррак килеп чыкты бугай”, – ди граффити рәссамы Азат Алеев, горурлык катыш елмаеп. Шушы көннәрдә ул башкаладагы бер йорт диварына Украинадагы махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Россия Герое Дамир Исламовның рәсемен ясады. Батырлыкка сокланып башкарылган иҗат эше хәзер Азатка гына түгел, шәһәр халкына да горурланып карарлык урын булып торачак.

Истәлеккә калсын

Хәрбинең истәлегенә мурал ясау тәкъдимен Азат Алеевка Казанның мәдәният идарәсе һәм танк училищесы җитәкчелеге җиткергән. Кыска гына вакыт эчендә эскизын сызып, эшкә тотынганнар. Асыл егет, ватанның лаеклы улы, батырлык үрнәге итеп күрсәтә алган аны Азат.

– Дамир кебек егетләр башкалар артына ышыкланмый. Алар – гел алгы сызыкта. Минем дә Дамирның нәкъ шул сыйфатын күрсәтәсем килде, – ди бит әнә. Шуның өчен берничә көн тырышкан да. Һава торышы да Азатка кояш кына бүләк итеп торгач, рәсем ясау озакка сузылмаган. Узган атнаның пәнҗешәмбесендә тотынган эшне бу атна башында төгәлләде рәссам.

Муралның биеклеге – 10 кат чамасы. Ул Казанның 2 нче хәрби шәһәрчегендәге бер йорт диварында урнашкан.

Рәссам яшерми: муралны әзерләгәндә, хәрбинең каш-күзләренә аеруча зур игътибар бирергә кирәк булган. Кыюлык Дамирның карашында чагылган чөнки. Моны күрсәтми мөмкин түгел.

– Йөзне дөрес, чынбарлыкка якын килерлек итеп ясау аеруча мөһим. Диварны буяганда Дамирны күреп белгән курсантлар килгәләп йөрде. Охшаган, диделәр, – дип уртаклаша Азат Алеев.

Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган Дамир Исламовның әнисе: «Мин һәрвакыт үземнең улым белән горурландым»

Азат Алеевның (тәхәллүсе – Sly Dog. – Авт.) кем икәнен белмәгәннәр һич югы аның рәсемнәре белән яхшы таныш. Бауман урамындагы «Айфон» тоткан Мона Лизаны, «Тасма» бинасы диварындагы чәчәкләргә су сибүче гүзәл кызны, «Арт Сити» торак комплексындагы Сальвадор Далины, «Чишмәле» скверы янындагы баскычта «Өчпочмаклар белән кыз» рәсемен күргәнегез бардыр инде. Дары заводының 230 еллыгына багышланган мурал да, Казандагы бер йорт диварындагы данлыклы очучы Чкаловка багышланган рәсем дә – Азат эше.

Ул рәсем сәнгатенең граффити төре белән 2010 елдан бирле мавыга. Офис хезмәткәре булып эшләү туйдырганнан соң, күңел кушкан шөгылен кәсепкә әйләндерә. Еш кына акча китерә торган эштән иҗадилык, илһам кача бит. Азат очрагында алай түгел. Рәссамга кулына буяу алыр өчен җим чыгып кына тора. Россия Герое Дамир Исламов батырлыгы да – шуның бер мисалы.

Хәтердә сакланыр

Хезмәттәшләре өчен – батыр хәрби, якыннары өчен – тугры дус һәм иптәш. Дамир Исламовны дуслык кадерен белгән егет буларак искә алалар хәзер.

Хәзерге вакытта Санкт-Петербургта яшәүче Элина Кузнецованы хәрбинең үлеме турында хәбәр тетрәндергән. Ул Дамир Исламов белән бергә балалар бакчасына йөргән, күрше йортларда яшәгәннәр.

– Бала вакытта гына аралашырга туры килде шул аның белән. Шуңа да карамастан, Дамирның үлеме турында ишетү кыен булды. Күпме гомер узган, диярсең. Хәтеремдә киң күңелле, нурлы, тыйнак, булышырга әзер торган егет булып уелып калды. Аның турында начар сүз әйтерлек тә түгел… 2003 елда балалар бакчасында чыгарылыш кичәсендә миңа Дамир белән парлы бию башкарырга насыйп булды. Мәктәп яшендә бик якын аралашмадык шул. Кызганыч… Гаиләсенә сабырлык телим, – дип уртаклашты Элина.

– Без Дамир белән иң якын дуслар булдык. Бу шулай калачак та. Без аның белән горурландык. Мин моны барлык дуслары исеменнән әйтә алам. Безнең өчен үрнәк ул. Ярдәмчел булуы, миһербанлылыгы өчен рәхмәт аңа. Берәү дә ялганларга ирек куймас: Дамир ачык, яхшы күңелле, шаян егет иде, – ди аның хакта сыйныфташы Альмир Ямалиев.

Генерал-майор, Казан югары танк команда училищесы башлыгы Кирилл Кулаков та элеккеге курсантның асыл сыйфатларын телгә алды.

– Без укучыбыз Дамир Исламов белән горурланабыз. Аны башка курсантларга, хәтта офицерларга үрнәк итеп куябыз. Ул – чынлап та, лаеклы офицер, үз иленең лаеклы улы. Үзенең экипажы белән оста идарә итте, куелган бурычны үтәде, – диде ул.

 

Белешмә

Дамир Исламов – Лениногорскида туып-үскән егет. Ул биредә 6 нчы мәктәптә белем алган, соңрак  Казан танк училищесын тәмамлаган. Ростов өлкәсендә хәрби хезмәттә була. 25 яшьлек егетнең гомере Украинада махсус операция барышында өзелә. Аның экипажы, дошман белән бәрелешкә кереп, биш танктан дүртесен юк итә.  Алга таба һөҗүмгә барганда, Дамирның танкы дошман тубы тиеп шартлый. Экипаж, шул исәптән Татарстан егете дә һәлак була.

Өлкән лейтенант Дамир Исламовка хәрби бурычын үтәүдәге каһарманлыгы өчен үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү