Фәрит Хәйретдинов: «Безнекеләр дә чәйнәргә өйрәнерләр»

Эт һәм мәчеләр өчен чит ил азыклары кертелми башлагач, Лаеш районының Рус Никольское авылындагы «Кәүсәр» кооперативы дүрт аяклы дусларыбыз өчен үрдәк итеннән азык җитештерә башлаган. Ветеринария тикшеренүләрен инде узганнар, әлеге көннәрдә кооператив яңа төр азыкка сертификация көтә. Димәк, тиздән кибет киштәләрендә йорт хайваннары өчен үзебездә җитештерелгән ризыклар пәйда булачак.

Яңа цехны журналистларга да күрергә насыйп булды. Производство директоры Андрей Герасимов әйтүенчә, алар әлеге эшкә барысын да алдан уйлап алынган.

– Этләре булган кешеләр чит ил азыклары бетүдән курка, – ди ул. – Без исә белгечләр белән киңәшләштек тә, үзебез азык җитештерергә булдык. Азык тулысынча пешерелгән, стерильләшкән, ягъни куллануга әзер. Хәтта суыткычта да сакларга кирәк булмаячак. Алар 360 граммлы һәм кечкенә банкаларда саклана. Сату нокталарына озатылганчы да продукт 14 тәүлек сынау уза. Бу азыкның сыйфатын тикшерү өчен кирәк. Этләр һәм песиләр дә дөрес тукланырга тиеш, дип уйлыйбыз. Шуңа күрә азык составында үрдәк бавыры, бераз гына ярма, яшелчәләр, витаминнар, аминокислоталар бар. Ә тоз, борыч бөтенләй кулланмадык. Өч килограммлы йорт хайваны өчен 100 грамм азык җитәр дип уйлыйбыз.

Фермер Гөлназ Щукина: «Халык химия ашап туйды»

Күпләп җитештерүгә керешкәнче, приютларга барып, андагы этләрне ашатканнар. Бәясенә килгәндә, әлегә төгәл мәгълүмат булмаса да, чит илнекеләр белән чагыштырганда, арзанрак чыгар, дип ышандыра белгеч.

– Ризыкның үзкыйммәтенә килгәндә, күпләп сату бәясе 120 сум тирәсе булыр, – диде Андрей Герасимов.

Кооператив әлеге юнәлеш буенча КХТИ белән дә актив эшли. Уку йортының азык-төлек технологияләре кафедрасы мөдире, эт тәрбияләүдә бөтенроссия эсксперты Мстислав Поливанов үрдәк итеннән ясалган азыкны үз этләрендә дә сынап караган.

– Иң яхшысы – үзең сынап карагач мактау. Яшьрәк эткә – ат ите, өлкәнрәгенә үрдәк ите бирәм. Бик яратып ашыйлар, – диде ул.

«Бәйрәмнәр ешрак булсын»

«Рамай» хуҗалыгы үз эшчәнлеген тугыз ел элек үрдәк ите җитештерүдән башлап җибәргән.  Хәзер  исә кооператив итеп оешып, эшчәнлекләрен тагын да җәелдергәннәр: сыер, ат, сарык итеннән дә ризыклар ясыйлар. Барлыгы 84 төрдәге азык әзерләнә. Сатып алучыларга камыр белән эшләнгән сигез төрле ярымфабрикат тәкъдим итәләр: пилмән, хинкали, мантый, өчпочмак, бәлеш, самса, чебурек һәм башкалар.

– Бер эшче көненә 45–50 кг пилмән ясый. Башка ризыклар зуррак күләмдә эшләнә. Гомумән алганда, көненә якынча 400–600 кг ярымфабрикатлар ясыйбыз. Заводның исә бер сменада 1 тонна ярымфабрикат ясау мөмкинлеге бар, – ди Андрей Герасимов.

Заводта җитештерелгән ризыклар егерме градус суыкта саклана. Аннан кала, 35 градуста туңдыра торган шокерлары да бар. Андрей Герасимов әйтүенчә, мондый ысул белән катырылган ит сусылрак, тәмлерәк була.

Акчасы бар, бакчасы кирәк: Татарстанда фундук үстерәчәкләр 

Биредә һәр цехта зур-зур иттарткычлар, җиһазлар, суыткычлар, туңдыргычлар, ит каклау камералары эшли. Итләрне сөякләреннән арындырып, фарш ясыйлар. Тагын бер бүлектә колбасалар ясыйлар. Азык сусыл, тәмле булып чыксын өчен, аны 6–7 сәгать түбәнрәк температурада парда пешерәләр. Шуннан соң, суытылып, төргәкләүгә җибәрелә. Шулай ук үрдәкнең түш ите дә, һавасы чыгарылып, төргәкләргә тутырыла.

«Рамай» компаниясе директоры, «Кәүсәр» кооперативы рәисе Фәрит Хәйретдинов сүзләре буенча, сыер, ат, сарык, үрдәк һәм каз ите белән эш итсәләр дә, өстенлекне үрдәккә бирәләр.

– Үрдәк – бәйрәм ите, татарлар үрдәк ярата. Аны, нигездә, бәйрәмдә ашыйлар. Без кеше өчен бәйрәмнәрнең ешрак булуын телибез. Шуңа күрә соңгы 4–5 елда бәяләрне дә күтәрмәдек. Ә кошларны үзебез үстерәбез. Токымнарны ел саен алыштырабыз. Моңа кадәр инглиз токымын үрчеткән идек, хәзер француз токымы белән эшлибез. Ел саен август һәм сентябрь айларында ата һәм ана үрдәкләр алып кайтабыз, алар 1,5 ел йомырка сала. Шуңа күрә киләсе елның маена кадәр җитәрлек кошыбыз бар. Ә аннан соң дөньялар тынычланыр, дип уйлыйм,  – ди Фәрит Хәйретдинов.

Аның аңлатуынча, чит илдә селекция, токым белән шөгыльләнгәннәр. Ягъни кошларның «абый» белән «сеңел»ләрен катнаштырмаганнар, иң яхшыларын сайлаганнар.

– Шуңа күрә алар бөтенләй башка. Итләчрәк, майлырак. Итләре дә, майлары да тәмлерәк, яхшырак, сыйфатлырак, – ди ул.

Җитәкче сүзләренчә, заводта елына 4–5 мең тонна үрдәк ите җитештерелә.

– Быел тагын да күбрәк булыр, дип уйлыйм. Җитештергән продуктның бер өлешен читкә чыгарабыз. Россиядә безнең ризыклар Сахалиннан Калининградка кадәр тарала. Үзбәкстан, Таҗикстанга, Казахстанга беренче партияләр китте. Ихтыяҗ зур, ләкин аның кадәр үк җитештереп өлгереп булмый әле. Төп бурыч – хәзер Франция, Бельгия, Швейцариягә чыгару. Алар бик ошаткан иде, пандемия генә комачаулады, – диде ул.

Кыскасы, «Кәүсәр» кооперативы җитәкчелеге, илдәге вазгыять үзләренә артык зур йогынты ясар, дип уйламый.

– Немецлар ясаган запас частьларны безнекеләр дә ясар, дип уйлыйм. Безнекеләргә ихтыяҗ юк иде, хәзер зур булыр. Элек Көнбатыш чәйнәп биргәндә, чәйниселәре килми иде, хәзер тешләре барлыкка килер дә, чәйни башларлар, – диде Фәрит Хәйретдинов.

Зөһрә Садыйкова

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү