РКБ тирәсендә социаль ипотека буенча төзелүче йортлар укытучылар һәм табибларга булачак

Татарстан Президенты шундый карар кабул иткән.

Дәүләт торак фонды Казанның М-14 микрорайонында 255әр фатирлы өч йорт төзи. Алар торак фондының торак программаларында катнашучылар өчен билгеләнгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча, биредә фатирлар бүлгәндә, Казан шәһәре укытучылары һәм табибларына өстенлек биреләчәк.

Һәр йорт 18 каттан, 3 подъезддан тора. Йортларның гомуми мәйданы – 45,1 мең кв.м. Аларның техник әзерлеге әлегә 37-44 процент тәшкил итә. Йортлар 2023 елда файдалануга тапшырылырга тиеш.

Фатирлар яшәү өчен тулысынча әзер хәлдә тапшырылачак: кирәкле сантехника, исәпләгечләр, датчиклар – барысы да булачак.


Фикер өстәү