Юмарт кешегә нинди әҗер-савап языла?

Ислам дине кешеләрне юмарт булырга өнди, юмартлыкны адәм баласындагы иң күркәм сыйфатларның берсе итеп күрсәтә. Юмартлыкның чиге бармы? Кемнәргә карата аеруча юмарт булу кирәк? Сәдака өләшү, бурычка акча биреп тору да юмартлыктан саналамы?

Бу һәм башка сорауларга җавапны Казандагы «Мәрҗани» мәчетенең икенче имамы Айморат хәзрәт ХАҖИЕВ белән эзләдек.

Ни өчен юмартлык ислам динендә иң күркәм сыйфатларның берсе булып санала?

– Юмартлык  ул – бәрәкәт. Ни өчен? Аллаһы Тәгалә бу дөньяның тәртибен шулай корган: син юмарт булсаң, синең шул юмартлыктан чыккан өлешең артып торачак, беркайчан да кимемәс. Юмарт кеше – гадел кеше. Ул рәхимле, ул башкаларның хәленә керә белә. Аллаһы Тәгалә шуңа да юмарт кешене башкалар арасында өстенрәк итә, беренчелеккә күтәрә. Шуңа да бу сыйфат иң күркәм сыйфатларның берсе булып санала.

– Юмарт кешегә нинди әҗер-савап языла?

– Һәр юмартлыгы, үзеннән чыгарган һәр өлеше өчен кешегә Аллаһы Тәгалә әҗер-савабын насыйп итәр. Әмма нинди күләмдә булыр ул – беребез дә әйтә алмый. Сансыз, бихисапсыз дип кенә әйтелә.

– Кайбер кеше чамадан тыш юмарт. Үзе кимәсә кими, үзе ашамаса   ашамый, әмма соңгысын бүтән кешегә бүлеп бирергә әзер. Юмартлыкның чиге буламы?

– Юмартлыкның чиге юктыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) чорында бик бай сәхабәләр булган. Алар бер-берсе белән юмартлыкта ярышкан, узышкан. Бу инде юмартлыкның чиге булмавын күрсәтә. Мөмкинлегеңә карап, өлеш чыгарасың. Чик шул мөмкинлегеңдә генә чагыла. «Үзе кими, башкаларга бирә», – дигәннән дә, бу – пәйгамбәребез (с.г.в.) сыйфаты. Ул да инсаннарга ярдәм иткән, үз өлешен башкаларга тараткан. Үзенә иң соңгы чиратта гына алган. Юмартлыкның күркәм сыйфат булуын бу да дәлилли. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сезнең берегезнең дә иманы тулы булмас, әгәр дә үзенә теләгәнне башкаларга теләмәсә», – ди. Ягъни башта син гаиләңә, якыннарыңа, дусларыңа телә, аннан соң гына үзеңне уйла. Әнә шул вакытта иманыгыз камил булыр, дип әйтелә пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә.

Уразага бәйле 2 сорауга җавап

– Кемгә карата аеруча юмарт булырга кирәк?

– Әлбәттә, мохтаҗларга, мөмкинлеге булмаган кешеләргә карата аеруча юмарт булырга кирәк. Хәзерге заманда шундый күренеш бара: сәдакасын-башкасын туган-тумачаларга, мөмкинлеге, маясы булган кешеләргә өләшәләр. Иң элек юмартлыкны мохтаҗларга, фәкыйрьләргә күрсәтү кирәк. Шул вакытта дөньяда тигезлек һәм һәркем бертигез өлештә булыр иде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында да шундый күренеш булган: нисаб (зәкәт түләү мәҗбүри булган минималь күләмдә мөлкәт, байлык. – Авт.) өләшерлек мохтаҗ-фәкыйрь таба алмаганнар. Бу нәрсәне аңлата? Ул вакытта барысына да тигез итеп өлеш чыгарылган, мохтаҗлык кичерүчеләр булмаган.

Гаиләңә, туганнарыңа, әти-әниеңә карата да юмарт булырга кирәк. Беркайчан да юмартлыкны яшерергә, чикләргә кирәкми.

https://vatantat.ru/2022/04/79119/

– Бурычка акча бирү дә, сәдака да – юмартлыкмы?

– Монда башка мәсьәлә. Сәдака Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бирелә икән, бу – юмартлык билгесе. Фитыр, фидия сәдакалары бирелергә тиешле, билгеле сәдакалар санала. Ә бурычка акча бирү – юмартлык билгесе түгел. Әгәр дә әҗәткә акча алган кешегә шул бурычны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен кичерсәң, юмартлык санала. Ә инде килешү нигезендә акча әйләнеше булса, юк.

– Юмартлыкны тагын ничек күрсәтергә?

– Юмартлык дигәч тә, матди якны гына күз алдында тотабыз. Ул бит әле – рухи як та. Әйткәнемчә, пәйгамбәребез (с.г.в.) бар нәрсәне иң элек башкаларга теләгән: ризыгын да, киемен дә, гыйлемен дә… Үзең белгәнне башкаларга өйрәтәсең икән, бу да юмартлыктан санала. Шулай ук Аллаһы Тәгалә каршында сәдака да.

 


Фикер өстәү