Белгеч: 3 райондагы кырлар тулысынча кар астында әле

Быел җирдә дым җитәрлек булды. “Россельхозцентр”ның Татарстан буенча филиалы белгечләре әйтүенчә, әлеге вакытка нибары өч районда – Әгерҗе, Биектау, Лаешта гына кырлар тулысынча кар астында. Ул аеруча Лаеш районының “Волжская” җәмгыяте кырларында күп икән: 40 см.

– Чистай районындагы кырларда кар эреп беткән диярлек, Баулы кырлары тулысынча ачылган, – ди оешма җитәкчесе урынбасары Любовь Занина. – Республикада кар тиз эреде. Апрельнең беренче декадасы 1-3 градуска җылырак булды. Гадәттә 10 апрельгә республика территориясенең 3тән 2 өлешендә 20-30 см кар ята торган иде. Быел Камааръягы районнарында кырлар кардан тиз арада чистарды. Бу уҗымнар өчен аеруча яхшы.


Фикер өстәү