Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне һава шартларының начараюы турында кисәтте. Метеокүзәтүләр мәгълүматлары буенча, 19 апрельдә республикада яңгыр, җепшек кар, томан көтелә.
Һава температурасы 0 градустан түбән төшәргә мөмкин, бу бозлавык барлыкка килергә мөмкин дигән сүз.
Шулай ук ЮХИДИда начар һава торышы вакытында машина йөртүчеләр куркынычсыз тизлек сайларга тиешлеген искә төшерә.