Владимир Путин Россия чик буе сакчылары өчен, Украина, ДНР һәм ЛНР чикләрендә һәлак булган очракта, 5әр миллион сум билгеләгән

Президент Владимир Путин, Россия чик сакчылары Украина, Донецк һәм Луганск халык республикалары чикләрендә һәлак булган очракта, аларның гаиләләренә 5әр миллион сум биреләчәген әйткән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Путин әйтүенчә, Россиягә карата санкцияләр уңышсызлыкка дучар булды. Россия Көнбатышның басымыннан сыгылып төшмәде.

Президент белдергәнчә, Россия икътисады нормальләшә, сум курсы ел башындагы күрсәткечкә омтыла. Кибет киштәләре янә товарлар белән тулып килә, ихтыяҗ тотрыклылана. Ә менә Европада яшәүчеләр Россиягә каршы санкцияләрдән зур зыян күрә, аларда тормыш сыйфаты начарая.


Фикер өстәү