Тарих фәне беренче сыйныфтан өйрәтелә башлаячак

Россиядә тарих фәне беренче сыйныфтан ук өйрәтелә башлаячак. Мәгърифәт министры Сергей Кравцов “Сила в правде!” I Гомумроссия мәктәп укучылары тарихи форумында шулай дип белдергән. Бу хакта ТАСС яза.

“Без тарихи истәлекне саклау өчен мөмкин булганның барысын да эшлиячәкбез. Тарих белемен өйрәтүне мәктәпләрдә беренче сыйныфтан ук башлап җибәрү турында карар кабул ителде”, – дигән Кравцов.
Исегезгә төшерәбез: мода кадәр Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев якын киләчәктә Бердәм дәүләт имтиханына Украинада махсус хәрби операция буенча биремнәрнең кертелергә мөмкин булуын әйткән иде.


Фикер өстәү