ФСБ Татарстанда Басаев һәм Хаттаб бандаларының әгъзасы булган кешеләрне тоткарлаган

Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия белән бергәләп уздырган махсус операция барышында Татарстанда – биш, Санкт-Петербургта бер кеше тоткарланган. Алар 2000нче елның февралендә Басаев һәм Хаттаб бандасы белән Россия хәрбиләренә һөҗүм итүдә гаепләнә.

Чечняның Шатой районында булган әлеге куркыныч вакыйгада Һава десанты гаскәрләренең (ВДВ) Псков дивизиясенә кергән 6 ротаның 84 десантчысы һәлак булды.

Хокук сакчылары тоткарлаган кешеләрнең барысы да – Татарстаннан. Хәйдәр Раззаков, Айрат Камалетдинов, Эдуард Вәлиәхмәтов, Илһам Гомәров, Илгиз Мөхәммәттгалиевны – Казанда, Мөхәммәтвәли Шәйхетдиновны исә Санкт-Петербургта эзләп тапканнар.

Әлегә десантчыларга каршы һөҗүмдә катнашкан 29 кешенең гаебе расланган. Аларның 19ы инде хөкем ителән. Тагын бишесен хокук сакчылары эзли. Икесе тоткарлаганда каршылык күрсәткәне өчен юкка чыгарылган. Өчесенең эшен судта тикшерәләр.


Фикер өстәү