Татарстанда коронавирустан тагын 4 кешенең гомере өзелгән

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән.

«1936, 1947 һәм 1951 елларда туган өч ир-ат һәм 1951 елда туган хатын-кыз коронавирустан вафат булды», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Пандемия башланганнан соң республикада коронавирустан 1953 үлем очрагы расланган.


Фикер өстәү