«Кеше кулына калырга язмасын»

Әбием Мәүлиха гомеренең соңгы елларында шушы сүзләрне еш кабатлады. Бер уйлаганда, аның «кеше кулы» дигәне дә ят куллар түгел иде. Әти-әни дә, без – оныклары да бик яраттык әбине, мөмкин кадәр тәрбияләдек, аның җаена гына тордык. Әмма әби Ходайдан бары бер генә нәрсә сорады: «Раббым, кеше кулларына калдырма, аз сырхау, ансат үлем бир!» – ди иде.

Бүген дөньялар тынычсызланган-буталган заманда әбием сүзләрен еш искә төшерәм. Баксаң, безнең ил дә инде күптән кеше кулына калган икән бит һәм бу «куллар» – безне хөрмәт иткән түгел, ә дошман күргән дәүләтләрнең «куллары». Без баш-аягыбыз белән кемгәдер бәйле икән бит!

Күршебез Шәймулла абый алдынгы механизатор иде, рәсеме район үзәгендәге Почет тактасында торды. 25 ел бер комбайнда эшләде ул, комбайны ватылса, еш кына басуда да төзәтер иде. Ә лапасында нинди генә эш кораллары юк иде аның! Хәтта, кирәге чыкмагае дип, һәртөрле тимер-томыр да җыйды ул. Берәр нәрсә кирәк булса, бөтен күрше-тирә шуның янына керде. Берәр эшкә тотынгач, кайчак әти дә: «Улым, булса Шәймулла абыеңда гына булыр, бар, кереп чык әле!» – дип, еш әйтә иде миңа. Күрше-тирә әнә шулай Шәймулла абыйга бәйле иде. Ә үзе, кирәк-ярак сорап, берәүгә дә кермәде. Әнә шулай берәүгә дә бәйле түгел иде күршем.

Бу хәлне мин бүген дөньядагы илләр дәрәҗәсенә күтәреп карыйм. Россиягә карата бер-бер артлы кулланылган санкцияләр илнең ни дәрәҗәдә «кеше кулына» калуын күрсәтте.

Беркөнне Дәүсоветның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында булдым. Анда «импортозамещение» дигән сүзләр шактый мул яңгырады. Иң шаккатырганы – безнең кошчылык тармагы да шактый ук дәрәҗәдә чит илләргә бәйле икән. Инкубатор күкәйләренең 60 проценты чит илдән кайтарыла. Ә мәгълүм булганча, хәзер күп кенә илләр безгә «этлек эшләргә» генә тора. Димәк, күкәй мәсьәләсе шактый     ук дәрәҗәдә баш авыртуына әйләнергә мөмкин. Министрлык вәкиле күңелне бераз тынычландырды үзе, күкәй запасы ике елга җитәрлек, диде. Ә аннан соң нишләргә? Ярый әле дуңгызчылык тармагында хәлләр алай ук зарланырлык түгел, ди. Безне шул дуңгыз коткарса гына инде.

Безнең кебек кемгәдер бәйле илләр тагын бардыр. Әмма дөньяда тиңе булмаган сугыш кораллары ясый алган илнең, мәсәлән, көндәшлеккә сәләтле җиңел машиналар да эшләп чыгара алмавы, авыл хуҗалыгы техникасы җитештермәве бик сәер тоела. Без хәтта кайбер яшелчәләрне, кадак-игәүләрне дә читтән кайтара башладык. Хәтта Мәскәү телеканалыннан бара торган, заманында «иң яңа проект» дип тәкъдим ителгән «Поле чудес» кебек тапшыруларның идеясен дә чит илдән алдык.

Бүтән мисаллар китереп тормыйм. Инде менә килеп терәлдек. Президент Владимир Путин әйтмешли, «күк күкрәми – мужик чукынмый» дигән әйтем – безнең хакта. Инде менә «чукына-чукына» эшкә тотыныр заманнар килеп җитте.

Һаман да зарланып кәефне төшерәсе килми. Без гаҗәп бай илдә яшибез, табигый байлыкларыбыз бихисап, халык тырыш. Бүген илгә килгән авырлыкларны җиңеп, тагын да куәтләнербез дигән өмет бар.

Менә шулай үзем күңелне тынычландырам, әмма Мәүлиха әбиемнең әйткәннәре, бар нәрсәне үзендә булдырып бәйсез яшәргә өйрәнгән Шәймулла абый барыбер искә төшкәләп куя, чукынчык.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү